news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ун катлы яңа йортны файдалануга тапшыралар

Яңа йорт өч подъездлы, фатирларның гомуми мәйданы 7,5 мең квадрат метр тәшкил итә.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 14 гыйнварда Түбән Каманың Тынычлык проспектында 120 фатирлы 121 нче йорт файдалануга тапшырылачак. Ул социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татнефть» компаниясе төркемнәре хезмәткәрләре яшәячәк яңа йорт өч подъездлы. Фатирларның гомуми мәйданы 7,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Барлык фатирлар да ремонтланган, су, газ, электр энергиясе счетчиклары һәм җылылыкны көйләү системасы белән җиһазланган.

Яңа йортның төзелеш инвесторы - Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.

Шәйдуллиннар гаиләсе яңа йорттан 70 кв. метр мәйданлы өч бүлмәле фатир алачак. Айнур белән Юлия Түбән Кама йөк машиналары шиннары заводында хезмәт итә. Алар өч бала тәрбияли.

«Әлегә без тулай торакта 13 кв. метр мәйданлы бүлмәдә яшибез. Яңа фатир алачагыбызны белгәч, бик куандык», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Юлия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100