news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Камада “Укытучыны котла” акциясе башланды

Укытучыларга иң изге теләкләрен шәһәрдә яшәүчеләр урамда ук яза ала

(Түбән Кама, 1 октябрь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама “Укытучыны котла” республика акциясенә кушылды.
Октябрь ае дәвамында өлкән сыйныф укучылары шәһәрдә яшәүчеләргә үзләренең яраткан укытучыларына иң изге теләкләрен язарга тәкъдим итәчәк. Яшь активистлар акциянең махсус логотибы төшерелгән 500 открытка имзаларга ниятли.
Түбән Кама укучылары Укытучылар көне уңаеннан ромашка чәчәге формасындагы тагын берничә йөз открытканы үз куллары белән эшләячәк, аларны имзалап педагогларга таратачаклар.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100