news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Углич шәһәре велосипедлар музееның күргәзмәсе оештырылачак

Бүгенге көндә Түбән Камада автошәһәрчектә велосипедлар музее булдыру эше алып барыла.

Түбән Камада Углич шәһәре велосипедлар музееның күргәзмәсе оештырылачак
tat.e-nkama.ru

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камага үз экспозициясен Углич шәһәреннән  "СамокатЪ" велосипед тарихы музее алып килергә мөмкин. Бу хакта Санкт-Петербургта узган IV Халыкара велоконгресста беренчел килешү төзелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Планда музей директоры Сергей Кондаковның Түбән Камада бер-ике атна булачагы һәм велосипедта йөрергә яратучылар алдында тәҗрибә уртаклашачагы фаразлана. Бүгенге көндә Түбән Камада автошәһәрчектә велосипедлар музее булдыру эше алып барыла, шуңа күрә башка шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнү район белгечләре өчен бик мөһим.

Моннан тыш, Питердагы халыкара форумда Түбән Кама делегациясе шәһәрләрдә велокультураны алга җибәрү буенча экспертлар белән аралашты, бу өлкәдә эш башлаган башка муниципалитетлар белән элемтәләр урнаштырды. Форумда чит илләрдән - Европа, АКШ, Канададан чыгыш ясаучылар да бар иде.

Кунаклар төньяк башкала буйлап велосипедларда да йөргәннәр. "Түбән Камада велосипедчылар өчен инфраструктура күпкә алга киткән булып чыкты, - ди активист Рәис Шәехов.

- Болар барысы да "Каршылыксыз Түбән Кама" программасы нигезендә тормышка ашты: бордюрларны түбәнәйттеләр, пандуслар куйдылар. Бездә бөтен шәһәр буйлап велосипедтан төшмичә йөрергә була. Питерда еш кына тукталырга, велосипед тотып, бордюр аша чыгарга һәм алга таба юлны дәвам итәргә туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot