news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада туйлар, бәйрәмнәр алып баручылар үзмәшгуль буларак теркәлә

Түбән Кама муниципаль районында бүгенге көндә 900 дән артык кеше үзмәшгульлеген оештыручы буларак теркәлгән.

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). Түбән Камада туйлар, бәйрәмнәр алып баручылар өчен махсус очрашу уздырдылар. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге белгечләре бу өлкәдә хезмәт куючыларны хокукый нигездә эш йөртергә өйрәтте. Иң уңайлы һәм отышлы вариант – үзмәшгульлеген оештыручы булып теркәлү. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама муниципаль районында бүгенге көндә 900 дән артык кеше үзмәшгульлеген оештыручы буларак теркәлгән.

Татарстанда һөнәри керемгә махсус салым режимы кертелде. Яңа режимнан хезмәт күрсәтү һәм җитештергән товарларын сату белэн шөгыльләнүче, ялланган хезмәткәрләре булмаган физик затлар файдалана ала. Яңа режим өчен салым базасын билгеләгәндә календарь елда алынган керем күләме 2 миллон 400 мең сумнан артып китмәскә тиеш. Шул ук вакытта бернинди керем дә юк икән, салым түләргә дә кирәкми.

Кызыксынучы кешеләрне Түбән Камада һәр атнаның чәршәмбесендә 16:00 сәгатьтә кабул итү уза. Адрес: Мәктәп бульвары, 2а, 3 нче кат, конференц-зал. Элемтә өчен: 8-800-700-23-24 (өст. 112).

news_right_1
news_right_2
news_bot