news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада туучылар саны арта

Күбрәк малайлар туа, сабыйларның күбесе гаиләдә икенче яки өченче бала

(Түбән Кама, 11 декабрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада демографик вәзгыять яхшыра. Узган ел белән чагыштырганда яңа туучы сабыйлар саны 240ка арткан. Статистика мәгълүматларына караганда, ешрак дөньяга малайлар аваз сала.
Түбән Каманың күп кенә гаиләләрендә икенче һәм өченче балалар туу фактын да билгеләп үтәргә кирәк. Шәһәр ЗАГСында тантаналы рәвештә бәхетле ата-анага ана капиталы сертификатлары тапшыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot