news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада тугыз кеше зыян күргән юл һәлакәтен прокуратура тикшерә

Сәнәгать зонасында җиңел автомобиль белән бәрелешү нәтиҗәсендә кешеләр утырган микроавтобус әйләнеп капланган.

Түбән Камада тугыз кеше зыян күргән юл һәлакәтен прокуратура тикшерә
очевидцы

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Түбән Каманың сәнәгать зонасындагы аварияне (анда тугыз кеше зыян күргән) тикшерүне оештырды. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Түбән Кама шәһәре прокурорына юл хәрәкәте иминлеге һәм пассажирлар йөртүне оештыру турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерергә йөкләмә биргәннәр.

«Тикшерү барышында авариянең барлык нечкәлекләренә, шулай ук аңа китергән сәбәпләр һәм шартларга ачыклык кертеләчәк. Моннан тыш, автотранспорт предприятиесенең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк», - дип искәртте Галиев.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә кич Түбән Кама сәнәгать зонасында «Тойота» микроавтобусы җиңел автомобиль белән бәрелешкән һәм әйләнеп капланган. Авария нәтиҗәсендә тугыз кеше зыян күргән. Аларны Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot