news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада туган тел атналыгы узды

“Веста” үзәгендә тәрбияләнүчеләргә рус һәм татар халкы мәдәнияте хакында сөйләделәр

(Түбән Кама, 27 февраль, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың “Веста” гаилә һәм балаларга ярдәм итү үзәгендә туган тел атналыгы узды. Әлеге социаль учреждениедә эшләүче белгечләр үзәктә тәрбияләнүчеләргә рус һәм татар телләренә мәхәббәт уяту, аларда сөйләм культурасы тәрбияләү бурычын куйган.
Балалар тематик конкурс һәм викториналарда катнашты, табышмаклар һәм ребуслар чиште. “Веста” педагоглары рус һәм татар халкының милли иҗатына аерым игътибар бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot