news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада туган өч игезәк малай табиблар күзәтүе астында ята

Түбән Камада ике соңгы ел эчендә беренче тапкыр өч игезәк бала туды.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камада туган өч игезәк малай табиблар күзәтүе астында ята. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моңа кадәр "Татар-информ" Түбән Камада ике соңгы ел эчендә беренче тапкыр өч игезәк малай туды, дип хәбәр иткән иде.

5 апрельдә перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең бала тудыру йортында 3 малай дөньяга килде. Балалар Айдар һәм Алинә Шиһаповлар гаиләсендә туган. Хәзер сабыйлар табиблар күзәтүе астында яталар, диелә әлеге хәбәрдә.

Соңгы тапкыр Түбән Камада өч игезәк бала 2016 елда, шәһәр илле еллык юбилеен билгеләп үткән вакытта, туган иде. Ул чакта өч игезәк бала берьюлы ике гаиләдә барлыкка килгән. Ә менә игезәкләр сирәк күренеш түгел – узган елда Түбән Каманың 43 гаиләсе һәм быел 7 гаиләсе игезәкләрнең бәхетле ата-аналары булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100