Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада туган 150 меңенче баланың гаиләсенә яңа фатир ачкычлары тапшырылды
Чара “Түбән Каманың 50 еллык юбилеена 150 меңенче сабый” проектына нәтиҗәләр ясау кысаларында үтте.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Каманың ЗАГС идарәсендә шәһәрдә туган150 меңенче баланың гаиләсенә яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Чара Бөтендөнья балалар көненә багышлап һәм “Түбән Каманың 50 еллык юбилеена 150 меңенче сабый” проектына нәтиҗәләр ясау кысаларында үтте, дип хәбәр ителә Түбән Кама районы рәсми сайтында.
Проект 1 декабрьдә старт алган иде. 2016 елның 28 октябрендә 150 меңенче бала булып Данияр Галиев туды. Сабый Алсу һәм Айдар гаиләсендә дөньяга килде. Бәхетле әти-әни “Түбән Кама Нефтехим» предприятиясендә эшли. Сүз уңаеннан, оешманың профсоюз рәисе Әдип Хәйруллин җитәкчелек исеменнән көнкүреш техникасын һәм йорт-кирәк җиһазларын алуга сертификат тапшырды.
Галиевлар гаиләсе шәһәр, үзләре хезмәт итә торган оешма җитәкчелегенә, ЗАГС хезмәткәрләренә, шулай ук Даниярның дөньяга килүдә ярдәм иткән бала тудыру йорты табибларына мондый матур бәйрәм оештыруларына рәхмәтләрен җиткерде.
Гаилә башлыгы Айдар сүзләренә караганда, алар киләчәктә улларына сеңел дә алып кайтырга уйлый.
Бәйрәмгә шулай ук 27 һәм 28 октябрьдә балалар туган гаиләләр чакырылган иде. Чара кысаларында исем куштыру тантанасы үтте. Һәр балага туу турында таныклык һәм Түбән Кама районы җитәкчесе, Түбән Кама мэры Айдар Метшин исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз