Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада триатлон һәм TIMERMAN балалар йөгереше буенча ярышлар узачак
Шәхси ярышларда теркәү взносының күләме 1050 сумнан алып 1800 сумга кадәр тәшкил итә.
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). 4 июльдә Түбән Камада триатлон буенча ярышлар уздыру тарихында беренче тапкыр TIMERMAN командасы старт бирәчәк, анда катнашучыларга Спринт һәм Эстафета-спринт дистанцияләрен узарга туры киләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ярышларга Казан, Әлмәт, күрше Чаллы һәм Алабуга шәһәрләреннән, шулай ук Йошкар-Ола, Уфа, Можга, Яранск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 80 гә якын катнашучы теркәлгән иде. Әмма үз-үзен триатлонда сынап карарга теләүче түбәнкамалылар әлегә табылмаган.
Спортчыларга өч этап узарга кирәк булачак: йөзү, велосипед һәм йөгерү. Моның өчен TIMERMAN сайтында теркәлергә кирәк. Ярышларда коллегалар белән бергә катнашырга мөмкин.
Шәхси ярышларда теркәү взносының күләме 1050 сумнан алып 1800 сумга кадәр тәшкил итә. Команда катнашу бәясе - 2100 сумнан 3600 сумга кадәр.
Яшь спортчылар өчен 600 метр арага "TIMERKIDS2 балалар ярышы оештырылачак. Катнашучылар саны лимиты - 100 кеше. Йөгерештә 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Теркәү өчен түләү күләме 140 сумнан алып 240 сумга кадәр тәшкил итә.
Барлык катнашучыларга да старт номеры һәм финишта катнашучы медале биреләчәк (бөтен дистанцияне узу шарты белән).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз