Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада триатлон буенча түләүле ярышлар үтәчәк
Ярышларда спортчыларга өч этап узарга кирәк булачак.
(Түбән Кама, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). TIMERMAN спорт чаралары сериясенең яңа сезонында 14 июльдә Түбән Камада триатлон буенча ярышларга старт биреләчәк. Анда катнашучыларга спринт һәм эстафета-спринт ярышларында катнашырга туры киләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.
Ярышларда спортчыларга өч этап узарга кирәк булачак: суда йөзү, велосипедта узышу һәм йөгерү. Моның өчен TIMERMAN сайтында теркәлергә кирәк. Ярышларда хезмәттәшләрең белән бергә катнашырга да мөмкин.
Аерым катнашучыларга теркәлү өчен түләү күләме 1050 сумнан алып 1800 сумга кадәр тәшкил итә. Команда белән катнашу бәясе -2100 сумнан 3600 сумга кадәр.
Яшь спортчылар өчен 600 метр арага "TIMERKIDS" балалар ярышы оештырылачак. Катнашучылар саны чикләнгән: барлыгы - 100 кеше. Йөгерештә 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Теркәлү өчен түләү күләме 140 сумнан алып 240 сумга кадәр тәшкил итә.
Барлык катнашучыларга да старт номеры һәм финишта катнашучы медале биреләчәк (бөтен дистанцияне узу шарты белән).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз