news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада тракторчы ут капкан җиңел машинаны коткарырга тырышкан

Кичә көндез шәһәр ишегалларының берсендә булган вакыйганың видеосы чыкты.

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдә тракторчының яна торган җиңел машинаны коткарырга тырышканы төшкән видео чыкты.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәл кичә көндез Түбән Кама шәһәре ишегалларының берсендә булган.

Видеоязма кадрларыннан күренгәнчә, трактор йөртүчесе чүмеченә кар җыеп, ут капкан автомобильгә сибеп, сүндермәкче була.

Янгын машинаның электрүткәргече төзек булмау аркасында чыккан булырга мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot