news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирүчеләрнең 67 проценты катнашкан

"Бердәм Россия" 72 процент тавыш җыйган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга нәтиҗәләр чыгарылды, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

Сайлау участокларына килүчеләр сайлауга хокуклыларның 66,62 процентын тәшкил иткән, 115 мең 645 кеше тавыш биргән. Түбән Кама территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, "Бердәм Россия" 72,48 процент, "Гадел Россия" 4,62, "Родная партия" 0,94, ЛДПР 3,53, КПРФ 8,43, "Родина" 0,62, "Коммунисты России" 7,20 процент тавыш җыйган.

Бер мандатлы округлар буенча ТР Дәүләт Советына сайлауларда кандидатлар арасында: 24 нче Студентлар бер мандатлы округы буенча сайлаучыларның 65,15 процент тавышын туплаган "Бердәм Россия" вәкиле Илсөя Мезикова, 25 нче Бызов бер мандатлы округы буенча үз-үзен күрсәтүче, "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин җиңгән, ул 71,04 процент тавыш җыйган.    

news_right_1
news_right_2
news_bot