news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада торак йортларга капиталь ремонт ясау барышын тикшерделәр
"Татарстан республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы фонды" коммерцияле булмаган оешма вәкилләре Красный Ключ бистәсендәге яңартылган йортларны карадыл
Скопировать ссылку
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Түбән Камада торак йортларга капиталь ремонт ясау барышын тикшерделәр. "Татарстан республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы фонды" коммерцияле булмаган оешма вәкилләре Красный Ключ бистәсендәге яңартылган йортларны карадылар. Бу хакта районның "Туган як" басмасы яза.
Пандалар (аюларның бер төре) сурәте төшерелгән биш катлы йорт түбәнкамалыларга яхшы таныш. Әмма җәен сурәтне бетерделәр. Сәбәбе – йортка капиталь ремонт ясау икән. Үзәк урамындагы 2б йорт диварларын җылылык чыгармаучы материал белән тышлаганнар, болдырларын яңартканнар, электр чыбыкларын алыштырганнар, диварларны сыек яшел төскә буяганнар. Түбән Камада мондый төстәге йортлар Спорт һәм Яшьлек урамнарында да бар. Пандалар рәсемен дә ясап куйганнар.
Биредә яшәүче Татьяна Мазилина өч бүлмәле квартирын 2003 елда сатып алган. Әмма ул бик салкын булган, диварларга күгәрекләр дә чыккан. Хатын ремонттан соң өе җылы һәм уңайлы булыр дип өметләнә. Юл аша тагын бер өйгә капиталь ремонт ясала. Гомумән, комиссия әгъзалары күргәннәрдән канәгать калды.
Торак-коммуналь департамент директоры Павел Перепелов әйтүенчә, план буенча быел Түбән Камада 746 миллион сумга 123 йорт яңартылырга тиеш: җылылык, кайнар һәм салкын су системасына, подъездларга ремонт ясала, 15 йортта лифтлар алыштырыла, 39 йортта диварлар һәм 59 йортта түбәләр төзекләндерелә. Хәзерге вакытта эшнең 81,7 проценты үтәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2