Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Татарстанда бердәнбер булган веломузей ачылачак
Бүгенге көндә музейда кырыклап экспонат бар.
(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). 5 июльдә Түбән Камада Татарстанда әлегә бердәнбер булган веломузей ачылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Велосипед тарихы музеен ачу тантаналы төстә узачак. Чара шәһәрнең Халык иҗаты йорты янында 16:30 сәгатьтә башлана. Велосипедта йөрергә яратучылар биредә үзара аралаша, велотавыш бәйгесендә катнашу өчен теркәлә алачак.
Кичке биштә велосипедчылар сафы үз юлын Мәктәп бульвары буйлап башлаячак, шәһәр музее яныннан узып, Төзүчеләр проспектына чыгачак һәм аннан Яшьлек урамы буйлап, яңа музей урнашкан "Велики" паркына кадәр барып җитәчәк.
Автошәһәрчек мәйданчыгында велотавыш конкурсының финалы узачак, җиңүчеләргә призлар тапшырылачак. Аннары шәһәр җитәкчелеге катнашында Велосипед тарихы музеен ачу тантанасы үтәчәк.
Бүгенге көндә музейда кырыклап экспонат бар. Анда сез узган гасыр уртасындагы Швейцария хәрби велосипедын, Германия, Рига һәм совет велосипедларын һ.б. күрә алачаксыз.
Музей экспозициясе белән беррәттән балалар өчен уен мәйданчыгы да эшләячәк, ә кичке алтыда Угличтан Василий Самокатов үз тамашасын тәкъдим итәчәк. Бәйрәмгә тагын бер кунак – Түбән Камада уникаль музей булдырырга ярдәм иткән Илдус Янышев та киләчәк. Ул түбәнкамалыларга үз сәяхәте турында китабын тәкъдим итәчәк, билгеле булганча, Казан сәяхәтчесе бер ел да ике ай дәвамында велосипедта дөнья буйлап сәфәр кылды.
ÐлÑдÑÑ Ð¯Ð½ÑÑев. ФоÑо: Inkazan
Кичке алтыда «Велики» паркында яшьләр өчен юл хәрәкәтен өйрәнүгә багышланган чаралар башлана. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча тәрбиячеләр өчен дә семинар узачак.
Велосипедчылар йөрешендә катнашырга теләүчеләргә 8-917-271-34-66 номерына шалтыратып теркәлергә кирәк.
Гадәти көннәрдә музей (дүшәмбедән кала) иртәнге тугыздан кичке җидегә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз