news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада “Татарстан шина сәнәгате капитаны” Николай Зеленов вафат булды

Түбән Кама шина заводының беренче директоры 87нче яшендә вафат булды.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 6 февральдә, Түбән Кама шина заводының беренче директоры Николай Зеленов вафат булды. Аны “Татарстан шина сәнәгате капитаны” дип йөрткәннәр. Ул предприятиене 27 ел, 1971-1997 елларда җитәкләгән. Бу турыда Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

«Җитәкче 87нче яшендә вафат булды», – дип хәбәр итә чыганак.

Николай Зеленов 1932 елда Горький өлкәсенең Лысково шәһәрендә туган.

Соңгы елларда Николай Зеленов “Түбән Кама шина” гамәви акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе киңәшчесе булган. Аны берничә тапкыр шәһәр Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot