Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада Татарстан Президентының тантаналы кабул итүенә барачак гаиләне сайлыйлар
Иң күп балл җыйган гаиләләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). ЗАГС идарәсе «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» дигән конкурс игълан итә. Ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Конкурста Түбән Камада яшәүче, гаилә коруларына кимендә 30 ел булган, хезмәт эшчәнлегендә, балаларны тәрбияләүдә, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында уңышка ирешкән гаиләләр катнаша ала. Гаилә әгъзаларының дәүләт һәм җәмәгать бүләкләре булуы хуплана.
Материаллар арасында — эш урыныннан характеристика, иҗади эшләр (хикәяләр, фотоочерклар, эссе), видео һәм фото, шулай ук гаиләнең шәһәр, республика һәм тулаем илнең иҗтимагый тормышында катнашуын раслаучы документлар хуплана.
1 нче урынны алган гаилә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итүгә чакырыла.
Иң күп балл җыйган гаиләләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының «Подруга» газетасының махсус санын чыгару планлаштырыла.
Конкурс 2 марттан 31 мартка кадәр үткәрелә. Гаризалар 27 мартка кадәр кәгазь һәм электрон вариантта кабул ителә. Электрон почта: zagsnk@mail.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз