Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада Татарстан мөфтиенең Коръән-хафизлыкка багышланган китабы тәкъдим ителә
Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә “Коръән - яшәү рәвеше” дип аталган кичә уздырырга әзерләнәләр.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”) Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә мөслимәләр 30 декабрьдә Җәмигъ мәчетендә “Коръән - яшәү рәвеше” дип аталган кичә уздырырга әзерләнә, дип хәбәр итә республиканың Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Кичәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Һәркем Коръән-хафиз була ала” - "Каждый может стать Коран хафизом” дигән китабын тәкъдим итәргә ниятләнелә. Бу китап Диния нәзарәтенең "Хузур" нәшриятында дөнья күргән иде.
“Мөфтинең “Һәркем Коръән-хафиз була ала” китабына аерым кичә багышларга телибез. Коръән-хафиз булу мөселманнарның хыялы. Бу китапта вәгазь сөйләгәндә бөтен нигез бар. Коръән уку фәзыйләтләре дә язылган. Хәтта ничек укырга киңәшләр бар”, - дип искәртә кичәне оештыручы мөгаллимә Галия ханым Сафина.
Кичәне дәвамлы итеп, аның киләсесен гыйнвар башында уздырырга планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз