Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган акция уза
Акциядә катнашу өчен, гаилә китапханәгездә сакланган борынгы китапның басылып чыгу елы күрсәтелгән титул битен тәкъдим итеп, фотога төшәргә кирәк.
(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Түбән Камада "Минем гаиләмдә Татарстан китап нәшриятының иң борынгы басмасы" акциясе игълан ителде. Акция нәшриятның 100 еллыгына багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама китапханәләрендә бу уңайдан тематик күргәзмәләр оештырыла. Әлеге күргәзмәләрдә бай әдәби мирасыбыз саклана.
Әйтик, Кол Гали исемендәге милли китапханәдә фарсы шагыйре Низами Ганҗәвинең Татарстан китап нәшриятында 1950 елда басылып чыккан "Ләйлә вә Мәҗнүн" романтик поэмасы, татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең "Сайланма пьесалар" (1955) җыентыгы һәм башкорт шагыйре Муса Галинең "Каюмның балачагы" (1958) китаплары белән танышырга мөмкин.
Яшьләр китапханәсендә исә Лев Толстойның "Сугыш һәм тынычлык" исемле татар теленә тәрҗемә ителгән китабы саклана.
Каенлы авылы китапханәсендә драматург, публицист Мирхәйдәр Фәйзинең 1957 елда дөнья күргән "Сайланма әсәрләр" җыентыгы бар. Монда татар классикларының латин язуы белән басылган китаплары да бар.
Акциядә катнашу өчен, гаилә китапханәгездә сакланган борынгы китапның басылып чыгу елы күрсәтелгән титул битен тәкъдим итеп, фотога төшәргә һәм фотосурәтегезне nk.mo@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Акция 26 августка кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз