news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотоакция игълан ителә

Җиңүчеләргә планшет, смартфон, электрон китап бүләк иткәчәкләр.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Түбән Камада ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотоакция игълан ителә. Бу турыда районның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурста профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. Катнашу бушлай. Конкурс читтән торып үткәрелә. Жюри эшләрне 27 майда — ТАССР оешу турында декрет игълан ителгән көнне караячак.

Катнашу өчен гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Фотоакциядә җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнә:

  • I урын — планшет,
  • II урын — смартфон,
  • III урын — электрон китап.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100