news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ташландык төзелеш урынында балалар бакчасы барлыкка киләчәк

2019 ел уртасында шәһәрдә өч йөз урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылачак.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). 2019 елда Түбән Каманың 35нче микрорайонында ташландык төзелеш урынында төзеләчәк яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә «НТР 24».

Узган ел ук бина сүтелә башлаган, әмма ул вакытта балалар бакчасы төзелеше турында билгеле булмаган. Бүген төзелеп бетмәгән бина урынында төзелеш эшләре бара.

Тиздән, 2019 ел уртасында, биредә өч йөз урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылачак. Балалар бакчасының исеме һәм аның номеры әлегә билгесез.

35нче микрорайонда яшәүчеләр өчен бу вакыйга бик шатлыклы булачак, чөнки ата-аналар балаларны башка районнар бакчаларына йөртергә мәҗбүр. 

Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе барлыкка килү белән аның янәшәсендәге территория дә төзекләндереләчәк. Киләсе елның апрелендә ишегалды эчендәге юлларны ремонтлау башланачак, алар хәзер начар хәлдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100