news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада тарихи фотографияләр күргәзмәсе ТАССРның 100 еллыгына багышланган

Фотолар арасында революциягә кадәр төшерелгән уникаль кадрлар да бар.

Түбән Камада тарихи фотографияләр күргәзмәсе ТАССРның 100 еллыгына багышланган
tat.e-nkama.ru

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама хакимият йорты фойесында тарихи фотографияләр күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Фоторәсемнәрне шәһәр архивы тәкъдим итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Без Ширәмәт (хәзерге Түбән Кама) районына багышланган фоторәсемнәрнең бер өлешен сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдык. Алар арасында революциягә кадәр төшерелгән уникаль кадрлар да бар.


news_right_1
news_right_2
news_bot