news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада танылган табиб-аллерголог Рифкать Гатупов вафат булган

Рифкать Гатупов 38 ел дәвамында табиб булып эшләгән, шуларның 36 елын аллергология белән шөгыльләнгән.

Түбән Камада танылган табиб-аллерголог Рифкать Гатупов вафат булган
e-nkama.ru

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүген, 4 майда, 61нче яшендә Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең аллергология һәм иммунология буенча баш белгече, Түбән Кама үзәк хастаханәсе психологы-психоаналитигы, табиб-аллергологы Рифкать Гатупов вафат булды. Бу хакта Татарстанның Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул 38 ел табиб булып эшләгән, шуның 36 елында аллергология белән шөгыльләнгән. Рифкать Гатупов Түбән Кама халкының күбесенә – өлкәннәргә дә, балаларга да ярдәм итә. Моннан тыш, ул аллерголог буларак кына түгел, психолог буларак та билгеле.

Рифкать Гатупов җәмәгать тормышында актив катнаша – Түбән Кама медицина журналына нигез салучыларның берсе, 3нче Шәһәр хастаханәсендә Гыйльми совет сәркатибе була, остазлар советын җитәкли, Түбән Кама сәламәтлек саклау елъязмасы белән шөгыльләнә.

Мәрхүм белән белән хушлашу 5 май көнне 9.00 сәгатьтә Үзәк Җәмигъ мәчетендә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100