news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада табиблар 102 яшьлек бабайның оча-бот буынын алыштырганнар

Ул уникаль операцияне уңышлы кичергән, тиздән ул йөри башлаячак дип көтелә.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе травматологлары 102 яшьлек Николай Палкановның оча-бот буынын алыштыру буенча уникаль операция ясаган. Бу хакта Түбән Кама районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пациент травматология бүлегенә бер бәхетсезлек очрагыннан соң мөрәҗәгать иткән – ул егылып, оча-бот буынын имгәткән. Бүлек мөдире – травматолог-ортопед Виктор Сизинцев авыруга югары технологияле операция ясарга кирәк дигән карарга килгән. Операция бер сәгатькә якын дәвам иткән.

102 яшьлек бабай операцияне уңышлы кичергән, табиблар тиздән ул йөри башлаячак, дип вәгъдә итә. Хәзерге вакытта пациент травматология бүлегенә күчерелгән.

Николай Егорович, өлкән яшьтә булуына да карамастан, актив тормыш белән яши, көн саен иртән зарядка ясый, тәмәке тартмый, аракы эчми. Аның җиде оныгы һәм оныкларының җиде баласы бар.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә Яшел Үзән кешесенә йөрәк күчереп утыртулары хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100