Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада төзелештә маляр һәлак булганнан соң, компания башлыгына штраф салганнар
Фаҗига июль ахырында төзелеш баскычларын сүткәндә булган.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Камада төзелештә маляр һәлак булганнан соң, компания башлыгына штраф салганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Фаҗига 23 июльдә Түбән Камада булган. Төзелеш баскычларын сүткән вакытта штукатур-маляр егылып төшә. Күп санлы имгәнүләр алган хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. 11 көннән соң ул вафат була.
Төзелеш фирмасы башлыгының бу хәл турында прокуратурага да, полициягә дә хәбәр итмәгәне ачыклана.
Әлеге фаҗига буенча «Строймонтаж-Инжиниринг» компаниясенә һәм аның башлыгына карата «Хезмәт саклау буенча Россия федераль законнарында һәм норматив-хокукый актларда каралган дәүләт таләпләрен бозу» маддәсе нигезендә административ хокук бозу турында эш ачылган.
Суд компаниягә һәм аның башлыгына 53 мең сум штраф салды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз