news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада төзелештә эшче үлгән

“Хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу, саксызлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган

  (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 47 нче микрорайонында 7 ноябрьдә төзелеш мәйданчыгында 29 яшьлек ир-егет (копровщик) үлгән. Бу хакта “Татар-информ” МА на Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдергән.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары бу факт буенча РФ ҖКның 143 маддәсе 2 бүлегендә каралган “Хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу, саксызлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эшчегә кисү эшләре вакытында свай килеп төшкән. Ир-егет хастаханәгә илткән чакта тән җәрәхәтләреннән юлда  үлгән.

Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауга багышланган тикшерү чаралары алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100