news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча фикер алыштылар

Түбән Кама эшмәкәрләре эшлекле төшке ашка җыелды.

Түбән Камада төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча фикер алыштылар
e-nkama.ru

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Түбән Камада эшмәкәрләрнең эшлекле төшке ашка җыелу традициясе дәвам итә. Бу юлы очрашуда төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча фикер алыштылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Эшмәкәрләр башкарма комитетның хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Вадим Шипилов һәм административ-техник инспекция бүлеге башлыгы Айрат Наскаев белән турыдан-туры аралаша алдылар.

Сораулар җәмәгать транспорты тукталышлары янындагы территорияләрне җыештыру, автомобильләрне дөрес куюга кагылышлы иде.

Газоннарда парковкага килгәндә, Вадим Шипилов сүзләренә караганда, кышын газоннар юк һәм шуңа күрә автомобильчеләрне моның өчен штрафка тартып булмый. Дөрес, бу машиналарны җәяүлеләр юлына кую очракларына кагылмый: ул чакта, әлбәттә, машина йөртүчеләргә штраф салына.

Тукталыш тирәләрен тәртипкә китерүгә килгәндә, биредә кибет яки башка коммерция оешмасы булса, чисталык өчен әлеге оешма җавап бирә, калган очракларда әлеге территорияләрне җыештыру шәһәр җитәкчелеге карамагында.

news_right_1
news_right_2
news_bot