news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада тәрбия мәсьәләләренә багышланган утырышлар 4 мәйданчыкта оештырылды

Семинарга килүчеләр алдында барлыгы 45 педагог чыгыш ясады.

Түбән Камада тәрбия мәсьәләләренә багышланган утырышлар 4 мәйданчыкта оештырылды
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

(Түбән Кама, 23 гыйнвар, "Татар-информ").  Түбән Камада рухи-әхлакый тәрбия мәсьәләләренә багышланган төбәкара семинар узды. Дүрт мәйданчыкта оештырылган утырышларда Казан, Яр Чаллы, Татарстанның унтугыз районы һәм Оренбург өлкәсе педагоглары катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ачык дәресләр, мастер-класслар, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләрнең төп темасы уку процессында нәтиҗәле заманча технологияләр куллануга багышланды. Семинарга килүчеләр алдында барлыгы 45 педагог чыгыш ясады.

Түбән Камада рухи-әхлакый юнәлештәге уку-укыту предметлары 2012 елда кертелде. Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре курсы алты модульне үз эченә ала: "Дөньякүләм дини мәдәният нигезләре", "Дөньяви этика нигезләре", "Православие мәдәнияте нигезләре", "Ислам мәдәнияте нигезләре", "Яһүд мәдәнияте нигезләре", "Будда мәдәнияте нигезләре", дип сөйләделәр безгә мәгариф идарәсе белгечләре.

Түбән Камада әлеге фәннәрне укытуда ата-аналарның үз балалары өчен ике варианттан торган модуль сайлау мөмкинлеге бар. Нәтиҗәдә, дүртенче сыйныфта белем алучы балаларның 63 проценты - дөньякүләм дини мәдәният нигезләрен, 37 проценты дөньяви этика нигезләрен өйрәнә. Дәресләр атнага бер тапкыр уза. Моннан тыш, бишенче сыйныфта укучылар Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләрен өйрәнәләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot