news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада су чистарту станциясен октябрьдә эшләтеп җибәрергә ниятлиләр

Түбән Камада су чистарту станциясен октябрьдә эшләтеп җибәрергә ниятлиләр

(Түбән Кама, 27 июль, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бу көздә Түбән Кама шәһәре фатирларында су үткәргечтән чиста су килә башларга тиеш. Бу хакта кичә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Түбән Кама Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Владимир Бусыгин белдерде.

Аның сүзләренә караганда, су чистарту станциясе шәһәрдә 15 октябрьдә эшли башларга тиеш. Аны төзү эшләрен ахырына җиткерергә нефтехимия комбинаты акча бүлеп бирде. Акционерлык җәмгыяте әлеге максатларга 300 миллион сумга якын акча тотачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot