Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада студентларның яңа оешмасы төзеләчәк
Түбән Кама студентлары берлеге Казан командасы белән берлектә Түбән Кама студентлары лигасы нигезләмәсен эшләячәге турында килештеләр.
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Түбән Камага Татарстан Студентлар лигасы вәкилләре килде. Активистлар "Ковер " яшьләр инициативасы үзәгендә җирле урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары җитәкчелеге белән очрашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Хәзер шәһәрдә 9150 студент белем ала. Яшь түбәнкамалылар өчен үз мөмкинлекләрен камилләштерү һәм сәләтләрен үстерү юнәлешендә Студентлар берлеге, Студентлар советы, "Ковер" яшьләр үзәге эшләп килә.
Очрашуда Татарстан Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов Түбән Камада яңа оешма төзергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу башкала лигасы химаясе астындагы филиал түгел, ә яшьләр мәнфәгатьләрен кайгыртучы мөстәкыйль берләшмә булырга тиеш.
"Безнең студентлар берләшеп, үз мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын кайгырта башласалар яхшы булыр иде", - диде КИУның җирле филиалы директоры Илсөя Мезикова.
Очрашуда якын арада Түбән Кама студентлары берлеге Казан командасы белән берлектә Түбән Кама студентлары лигасы нигезләмәсен эшләячәге турында килешенде. Бу проект Татарстан яшьләрен берләштерүгә этәргеч булып торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз