Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада студентларның мәгълүмат чаралары ассоциациясен булдырырга җыеналар
Түбән Кама Студентлар лигасы 10 меңгә якын студентны берләштерә, аларның мәнфәгатьләрен төрле дәрәҗәләрдә яклый.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада Татарстан студентларының IX конгрессы кысаларында фикер алышу мәйданчыклары оештырылды. Бу эшне студентлар өчен актуаль проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү юлларын эзләү максатыннан, Татарстанның тагын 5 шәһәрендә үткәрәчәкләр. Шәһәрдә Түбән Камада студентларның мәгълүмат чаралары ассоциациясен булдырырга җыеналар.
Түбән Камада 8 һөнәри белем бирү һәм 2 югары белем бирү оешмасы эшли. Түбән Кама Студентлар лигасы 10 меңгә якын студентны берләштерә, аларның мәнфәгатьләрен төрле дәрәҗәләрдә яклый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Сез студентлар — һәм бу бик шәп! Хәзер шулкадәр күп мөмкинлекләр һәм перспективалар, кызыклы мәйданчыклар бар. Сезнең бүген Түбән Кама һәм Татарстан Республикасы „Студентлар лигасы“ файдасына уңышлы, нәтиҗәле эшләвегезне телим!», — диде сәламләү сүзендә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.
Конгресс дүрт этаптан тора. Шуларның берсе 7 юнәлеш буенча түгәрәк өстәлләр үткәрүне күздә тота. Алар «Спорт». «Социаль мәсьәләләр», «Студентлар арасында медиа», «Иҗат», «Тулай торак һәм торак мәсьәләләре» турында сөйләштеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз