news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада студентлар өчен мораль-этик кодекс төзелде

Бу кодексны республиканың урта һәм югары уку йортларына тәкъдим итәргә ниятлиләр.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә студентлар өчен мораль-этик кодекс төзелде. Казан Инновацияләр университеты филиалында уздырылган түгәрәк өстәлдә юридик факультет студентлары Кодекс моделен тәкъдим итте. Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бер ай элек эшләнгән документ инде Түбән Кама мәгариф учреждениеләрендә кулланыла башлаган. Кагыйдәләрдә коррупциягә каршы нормаларга да урын табылган. 

Кодексны КИУ көллиятенең яшь педагогы Евгений Гарифьянов төзегән. Документ үзенә күрә студентлар өчен төп кагыйдәләрне берләштергән бер устав булып тора. Әлеге документ этикадан тыш, этик һәм мораль аспектлар да билгеләнүе белән мөһим.

Кодексны тәкъдим  итү чарасында юридик факультет деканы Наталья Борисова һәм районның Коррупциягә каршы көрәш советы бүлек җитәкчесе Вячеслав Лазарев катнашкан. Декан сүзләренчә: "Этика нормаларын кайчак студентлар да, педагоглар да белми. Без хәзер үзебезнең Кодексны бәйгегә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына юлладык. Мөгаен, аны республиканың урта һәм югары уку йортларына да тәкъдим итәрләр. Һәрхәлдә, безнең университет әлеге кагыйдәләр тупланмасын филиалларда кабул итәчәк". "Кодексны гамәлгә кертүдән ниндидер нәтиҗәләр булыр, дип уйлыйм. Без аны Түбән Камада тәкъдим иттек һәм аның нигезендә инде 9 мәктәп, 94 балалар бакчасының 77 се үз документларын булдырды”, - дип искәртә Наталья Борисова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100