news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада өстенә арматура төшеп, эшче үлгән

50 яшьлек ир-ат үлеме буенча тикшерү эше башланды.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Камада эшче кранга абына һәм аның өстенә арматура төшә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Узган җомгада Түбән Камада складта 50 яшьлек эшче арматура төяү белән шөгыльләнгән. Эш барышында ир абынып китеп, кран белән арматуралы бәйләвеч астына егыла, арматура эшче өстенә төшә. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат вафат булган.

Бу факт буенча тикшерү башланды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100