Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Спиридон Молодцов исемендәге республика конференциясе унҗиденче тапкыр уза
Быел Молодцов конференциясенә 346 укучыдан 297 эш кабул ителгән.
(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Түбән Камада унҗиденче тапкыр Спиридон Молодцов исемендәге республика конференциясе үтте. Фәнни-тикшеренү форумы җирле химия-технология институтында узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Спиридон Молодцов - Түбән Каманың 35 нче лицеенда эшләгән легендар химия укытучысы. Укучылары аны искиткеч тирән белемле, таләпчән, намуслы, гадел кеше буларак искә ала.
Быел Молодцов конференциясенә 346 укучыдан 297 эш кабул ителгән. Форум кысаларында фәнни-белем бирү программасы узды, ул конкурс комиссияләре алдында эшләрне яклауны, укытучы-тикшеренүченең фәнни-иҗади мирасы белән танышуны үз эченә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз