Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада социаль юнәлештәге оешмалар өчен үзәк булдырырга тәкъдим иттеләр
Бина базасында бердәм үзәк булдыру планлаштырыла, анда проектлар гамәлгә ашырыла һәм хезмәткәрләр үзара хезмәттәшлек итә ала.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы узды. Анда шәһәр өчен мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Көн тәртибендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга аерым бина бирү мәсьәләсе торды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы иҗтимагый берләшмәләр белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Фәрһад Сафиуллин сөйләде.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты, «Түбән Кама муниципаль районының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына ярдәм итү» программасы кысаларында коммерцияле булмаган оешмаларның эшен оештыру өчен, Студентлар урамының 13 нче йорт бинасында бушлай файдалануга бүлмә бирде.
Бина базасында бердәм үзәк булдыру планлаштырыла, анда проектлар гамәлгә ашырыла һәм хезмәткәрләр үзара хезмәттәшлек итә ала.
Фәрһад Сафиуллин сүзләренчә, Түбән Кама районы территориясендә барлыгы 196 иҗтимагый оешма теркәлгән, алар төрле юнәлештәге эшчәнлек белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз