news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада социаль ипотекага фатир алган 450гә якын гаилә тиздән өй туе үткәрәчәк

Хәзерге вакытта төзүче-инвестор объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү турында шәһәр Башкарма комитетына мөрәҗәгать әзерли.

Түбән Камада социаль ипотекага фатир алган 450гә якын гаилә тиздән өй туе үткәрәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәрендәге социаль ипотека буенча фатир алган 450гә якын гаилә тиздән өй туе үткәрәчәк. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмати сәясәт төркеме хәбәр итә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Түбән Каманың 49нчы микрорайонының Корабельная урамындагы 80 фатирлы 56нчы номерлы торак йорт һәм 160 фатирлы 52нче номерлы торак йорт буенча әлеге объектларның техник регламент һәм проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биргән. 

Хәзерге вакытта төзүче-инвестор – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү турында шәһәр Башкарма комитетына мөрәҗәгать әзерли.

  • Социаль ипотека программасында катнашучылар яшәячәк әлеге йортлар 10 катлы, фатирларның гомуми мәйданы 12500 квадрат метрга якын. Бу объектларның техник заказчысы һәм подрядчысы "Торак инвестицион компаниясе – НК" ҖЧҖ булган.

Моннан тыш, хәзерге вакытта Түбән Каманың Корабельная урамындагы 80 фатирлы 54нче торак йорт һәм Тынычлык проспектындагы 129 фатирлы 123нче торак йортта төзелеш эшләре тәмамланган. Объектларның проект документларына һәм норматив таләпләргә туры килүе турында бәяләмәләр алганнан һәм аларны файдалануга тапшырганнан соң, әлеге йортларга да социаль ипотека программасында катнашучылар күченәчәк.

  • 2018 ел башыннан алып ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган торак программалары буенча Татарстанда гомуми мәйданы 199,98 мең кв.м. булган 3625 фатирлы 111 объект, шул исәптән Түбән Каманың 49нчы микрорайонында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 160 һәм 80 фатирлы торак йортлар файдалануга тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100