news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада “соры” хезмәт хакы белән көрәш буенча кайнар линия эшли башлады

Хезмәт кануннары бозылганда барлык сораулар белән 8(8552)42-68-00 телефоннары аша яисә “Халык контроле”нә хәбәр итәргә була.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Түбән Камада “соры” хезмәт хакы белән көрәш буенча кайнар линия эшли башлады. Хезмәт кануннары бозылуда барлык сораулар белән 8 (8552) 42-68-00 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында “Халык контроле”нә яки районның икътисад бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин.

2017 ел башыннан Түбән Кама районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча төбәк комиссиясе ай саен рейдка чыгуны гамәлгә керткән. Рейд барышында белгечләр 55 эш бирүченең “соры” хезмәт хакы белән эшкә урнаштыруын ачыклаган. Чара нәтиҗәсендә, 103 кеше белән хезмәт килешүе төзелгән.

Районда “соры” хезмәт хакы белән эшләүчеләрнең күбесе сәүдә, төзелеш өлкәсендә һәм автотранспорт ремонты белән шөгыльләнүчеләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot