Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада үсмер газ белән агуланган
Үлгән үсмер янәшәсендә газ баллончиклары булган.
(Казань, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Түбән Камада үсмер газ белән агуланган. 17 яшьлек үсмернең үле гәүдәсе дустының фатирында табылган. Аның тәнендә бернинди яра эзләре табылмаган, янәшәсендә газ баллончиклары булган. Бу хакта NTR-24.RU сайтындагы хәбәрдә җиткерелә.
Басма мәгълүматлары буенча, үлемнең беренчел сәбәбе – таныш түгел матдә белән агулану. Дустының сүзләренә караганда, урамда йөргәндә ул үзен начар хис иткән һәм алар аның өенә кайткан. Бераз вакыт үсмерләр сөйләшеп утырган. Аннан егет торып киткән һәм егылган. Ул аңа ашыгыч ярдәм килгәнче булышырга теләгән, әмма нәтиҗәсез булган.
Түбән Кама үсмеренең үлем сәбәбен бер айдан соң, суд-медицина экспертиза нәтиҗәләреннән соң гына белеп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз