Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада следж- хоккей буенча беренче дәрес узды
Чаналы хоккей — физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң уңайлы спорт төре.
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Түбән Камада следж-хоккей буенча беренче дәрес узды. Үз-үзләрен яңа шөгыльдә сынап карарга хәрәкәт функцияләре бозылган малайлар һәм кызлар килде.
Очрашуны Татарстан адаптив спортны үстерү үзәге белгечләре, Казанның беренче следж-хоккей командасына нигез салучы Ангелина һәм Тимур Садриевлар оештырды. Алар инвалид һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларны спортка җәлеп итәргә тели. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Республика буенча Казанда — ике һәм Әлмәттә бер следж-хоккей командалары бар. Проектны үстерүдә РФ адаптив хоккей федерациясе ярдәмче булып тора. Хәзер Түбән Кама командасы да оешачак.
Оештыручылар тренерлар составына зур игътибар бирә. Беренче чиратта, монда һөнәри күнекмәләр түгел, ә кешелеклелек сыйфатлары, инвалид балалар белән эшләүгә омтылыш мөһим. Тимур һәм Ангелина балаларны махсус киемнәр белән тәэмин итәчәк, әмма уйнар өчен боз кирәк.
Алда әле эшләр күп, әмма иң мөһиме теләк булуын билгеләп үтә оештыручылар. Бу эшне тулысынча сентябрьдән башлап җибәрергә планлаштыралар. Гадәттәгечә, команданы җирле хоккей командасы исеме белән «Нефтехимик-следж» дип атарга телиләр.
Чаналы хоккей — физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң уңайлы спорт төре. Бу — классик хоккейның Паралимпия версиясе. Бозда уенчылар тимераяк урынына махсус чана һәм ике кәшәкә куллана. Дәресләр физик күнекмәләр булдыру ягыннан да, аралашу ягыннан да максатка ярашлы.
Уен барган арада, балалар реабилитологы Ирина Беркутова ата-аналар белән лекция дә үткәрде. Ул терәк-хәрәкәт системасы бозылган балалар өчен бу төр хоккейның файдасы турында сөйләде һәм балаларга мөстәкыйльлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз