news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада шәһәр һәм мәктәп китапханәчеләре берләшәчәк

Семинарның төп темасы балаларны һәм яшүсмерләрне китап укуга җәлеп итү ысулларын өйрәнү мәсьәләсе иде.

Түбән Камада шәһәр һәм мәктәп китапханәчеләре берләшәчәк

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камада шәһәр һәм мәктәп китапханәчеләре берләшәчәк. Үзара хезмәттәшлекне көчәйтү бурычы беренче уртак семинарда куелды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Семинарда чыгарылган карар нигезендә, китапханәчеләрнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту һәм күмәк эшчәнлекне оештырып җибәрү белән махсус эш төркем шөгыльләнәчәк.

Семинарның төп темасы балаларны һәм яшүсмерләрне китап укуга җәлеп итү ысулларын өйрәнү мәсьәләсе иде. Бүген китап укуга омтылыш булдыруда Түбән Камада төрле эш алымнары кулланыла: укылган әсәрләр буенча викториналар, китап күргәзмәләре, язучының тормыш һәм иҗади эшчәнлеген тәкъдим итү һ.б. чаралар оештырыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot