news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада шәхси резина складында чыккан янгынны сүндергәннәр

Зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациядән артып китүе турында мәгълүмат булмаган.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Түбән Камада сәнәгать зонасында шәхси резина складында чыккан янгынны сүндергәннәр. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичке унынчы яртыда экстрен хезмәтләр чакыру өчен бердәм 112 номерына, сәнәгать зонасындагы шәхси складта резина януы турында хәбәр килә.

Фаҗига урынында янгынчылар 50 квадрат метр мәйданда янгын булуын ачыклый. Янәшәдә торк йортлар юк, янгын Түбән Камада яшәүчеләр өчен куркыныч тудырмаган.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Унберенче яртыда янгынны тулысынча сүндергәннәр. Зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациядән артып китүе турында мәгълүмат булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot