news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада сайлау участокларын антисептик белән эшкәртәләр

Район территориясендә барлыгы 115 сайлау участогы ачылды.

Түбән Камада сайлау участокларын антисептик белән эшкәртәләр
e-nkama

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәрендә һәм районда сайлау участокларын коронавирус инфекциясе таралмасын өчен антисептик белән эшкәртәләр. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район территориясендә барлыгы 115 сайлау участогы ачылды. Шәһәрдә 82 участок һәм районда 33 участок 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык.

Тавыш бирү җиде көн - 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Моны участокларда кеше күп җыелмасын өчен эшләделәр. Түбән Камада шулай ук тавыш бирү өчен махсус җиһазландырылган мобиль участоклар эшләп килә.

Теләгән һәркем өйдә дә тавыш бирә ала. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү яки үз участок комиссиясенә шалтырату да җитә. Бернинди сәбәпне дә күрсәтергә кирәкми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100