news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада "Сүз чүлмәге” проектына йомгак ясадылар

Түбән Каманың 2нче гимназиясендә Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Түбән Камада "Сүз чүлмәге” проектына йомгак ясадылар
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Вәсилә Исмәгыйлова). 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, Түбән Каманың мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә иҗтимагый оешмалар белән берлектә төрле кичәләр, очрашулар, бәйгеләр, фәнни-гамәле конференцияләр үтә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шундый чараларның берсе 20 февраль көнне Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә узды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә оештырылган чарада “Сүз чүлмәге” проектына да йомгак ясалды.

Чарага Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, шәһәрнең “Ак калфак” оешмасы, Аксакаллар шурасы, "Кама таңнары" берләшмәсе вәкилләре, язучылар, китапханә, балалар бакчалары хезмәткәрләре, әти-әниләр килде.

Татар халык җыр-биюләре, укучыларның туган телдәге чыгышлары әсәрләрне сәхнәләштерү белән үрелеп барды. Халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли ризыкларына багышланган махсус күргәзмә дә эшләде.

Әлеге чара катнашучыларга телебезнең матурлыгын, байлыгын тоярга ярдәм итте, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга этәргеч бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100