Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада сәнәгать парклары эшчәнлеге турында фикер алыштылар
"Пионер" паркын ачу 2019 елның 12 апреленә планлаштырылган.
(Казан, 19 март ,"Татар-информ"). "Микрофибра" ҖЧҖ "Түбән Кама" сәнәгать паркының төп резиденты булачак. Бу хакта бүген район җитәкчеләренең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Киңәшмәдә шәһәр һәм район территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерү, шулай ук сәнәгать парклары эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
2018 ел ахырына "Түбән Кама" сәнәгать паркының 20 гектар мәйдандагы инженерлык инфраструктурасы төзелеше тәмамланган. Инженерлык челтәрен төзү бәясе 378 млн сум тәшкил иткән, әлеге сумма республика бюджетыннан һәм "Моношәһәрләрне үстерү фонды" программасы нигезендә бүлеп бирелгән.
"Түбән Кама" паркының төп резиденты - сүс җеп җитештерүдә Россия һәм Европада тиңе булмаган "Микрофибра" ҖЧҖ. Проектта әлеге юнәлештә 120 эш урыны булдырып, инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 1,6 млрд сум тәшкил итәчәге каралган.
Радмир Беляев "Пионер" индустриаль паркында реконструкцияләү эшләре барышы белән дә таныштырды. Ул әйтеп узганча, эшнең беренче этабы төгәлләнгән. Паркка кертелгән инвестицияләр 700 млн сум тәшкил иткән. "Пионер" паркын ачу 2019 елның 12 апреленә планлаштырылган.
"Кама Аланы" индустриаль паркында да эш дәвам итә: бүгенге көндә биредә 3 млрд сумнан артык инвестицияләр кертелгән. 2018 елда парк резидентлары 5,5 млрд сум күләмендә продукция төяп озаткан, парк территориясендә 895 хезмәткәр эшли. Планда тагын бер юнәлешне – авыл хуҗалыгы кластерын үстерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз