news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада "Сәламәтлек трамвае" йөри башлады

Вагон барлык маршрутлар буенча да йөриячәк, анда даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган акцияләр уздырылачак.

Түбән Камада "Сәламәтлек трамвае" йөри башлады
tat.e-nkama.ru

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада кабат "Сәламәтлек трамвае" рейска чыкты. Медицина хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше алып баручы беренче пассажирларга конфетлар өләшергә дә өлгергән инде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Равил Гарипов озын гомерлелек өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәклеген әйтеп узды.

"Беренчесе - даими рәвештә диспансерлаштыру һәм профилактик тикшеренүләр узу, икенчесе - сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Монда да авыр нәрсә юк: дөрес туклану, алкоголь кулланмау, тәмәке тартмау һәм иң мөһиме – күбрәк хәрәкәтләнү. Безнең трамвай нәкъ менә шул хакта искә төшерә дә инде", диде ул.

 Вагон барлык маршрутлар буенча да йөриячәк, анда даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган акцияләр уздырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot