Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк
Инвестиция күләме өч йөз миллион сумнан артып китә.
(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Термалар төзү идеясенең асылы төрле социаль категорияләрдәге гражданнарны сәламәтләндерү һәм аларның ялын оештыруны күздә тота. Проект авторы Юрий Бычков журналистлар белән очрашып, төзеләчәк комплекс турында мәгълүмат җиткерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Камада әлеге сәламәтләндерү комплексы шәһәр үзәгендә төзелеп җитмәгән мәдәни үзәк урынында - Яшьлек урамының 13 нче йорт бинасында урнашачак.
Проект концепциясе 95 процентка эшләнгән. Якын арада документация әзерләүгә керешәчәкләр. Инвестиция күләме өч йөз миллион сумнан артып китә.
Комплекс төзүнең беренче этабы киләсе җәйгә төгәлләнергә тиеш.
Терма-мунчалардан тыш, биредә өч төр бассейн - ачык, ябык һәм дәвалау бассейннары төзеләчәк. Шул исәптән балалар һәм өлкәннәр өчен алар аерым булачак.
Термада булуның бер сәгате өлкәннәр өчен - 140 сум, ял көннәрендә - 200 сум. Пенсионерлар өчен ташлама каралган: алар ике сәгатькә 120 сум түләргә тиеш булачак. Өстәмә процедуралар, белгеч консультациясе һәм башка хезмәтләр өчен дә бәяләр артык югары түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз