news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Россия табигать күзәтчелегенең яңа лабораториясе ачыла

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Түбән Камада Россия табигать күзәтчелегенең яңа лабораториясе ачыла
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 февральдә, Түбән Камада Россия табигать күзәтчелеге Идел-Кама төбәкара идарәсе бүлегенең һәм Татарстан Республикасы лабораториясе «Лаборатор анализ һәм техник үлчәү үзәге» филиалының яңа бинасы ачыла.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова катнашачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүлекнең яңа бинасын һәм җиһазландырылган лабораторияне ачу Россия табигать күзәтчелеге идарәсенең дәүләт инспекторы һәм лаборатория белгечләренә Түбән Кама сәнәгать үзәгенең үзенчәлекләрен исәпкә алып, штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда җавап бирүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot