news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Россия Милли гвардиясе гаскәрләре ансамбле чыгыш ясады

Росгвардия ансамбленең Татарстандагы гастрольләре Яр Чаллы, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә уза.

Түбән Камада Россия Милли гвардиясе гаскәрләре ансамбле чыгыш ясады
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

(Түбән Кама, 5 февраль, "Татар-информ"). Түбән Камада Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре җыр һәм бию академия ансамбле артистлары хәйрия концерты оештырды. Халык иҗаты йортының тамаша залы тулы иде, концертка килүчеләр арасында хәтта басып торучылар да булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Песенка фронтового шофёра", "Выйду ночью в поле с конем" кебек рус җырлары белән беррәттән чыгыш ясаучылар татар телендә "Идел бит ул" җырын да башкардылар, французча да җырладылар.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе журналистлар белән аралашканда, ни өчен академия коллективында "Get Lucky" кебек гадәти булмаган француз композицияләре дә булуын аңлатты.

"Репертуарның нигезе, аның каркасы - патриотик, халык җырлары, хәрби җырлар, - ди генерал-майор Виктор Елисеев. - Тамашачылар бу җырларга килсен өчен заманча җырларга да кирәк; ә яшьләрне тарту өчен башта алар телендә сөйләшергә кирәк. Шуңа күрә кайчагында без чит ил җырларын да алабыз, ә аннары "Калинка", "Смуглянка", "Эх, дороги" җырларына күчәбез... Мин моны патриотик тәрбия дип саныйм".

Зал артистлар чыгышын көчле алкышларга күмде. "Академик ансамбль илебезнең элеккеге кайнар нокталарында 155 чыгыш, 155 концерт оештырган, - дип искә төшерде Айдар Метшин ансамбльнең тарихына тукталып. - Бу - иҗади эш кенә түгел, бу профессиональлек, патриотизм, бөтенлек, Ватанга мәхәббәт үрнәге булып тора".

Түбән Камадан тыш, Росгвардия ансамбленең Татарстандагы гастрольләре Яр Чаллы, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә уза.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot