Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Россия Хәрби-Диңгез флотының 323 еллыгына багышланган митинг уза
Тантаналы митинг 10:00 сәгатьтә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәл янында узачак.
(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Түбән Камада Россия Хәрби-Диңгез флотының 323 еллыгына багышланган митинг узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәмне якшәмбе, 28 июльдә, бу гаскәрләрнең хәрби хезмәткәрләре генә түгел, ә Россиянең диңгез чигендә торучылар, хәрби-диңгез флоты корабларының һәм частьләренең сугышчан әзерлеген тәэмин итүчеләр, флот учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары да билгеләп үтәчәк.
Бу көнне бөтен ил буенча бик күп чаралар, хәрби парадлар һәм ветераннар белән очрашулар уза.
Түбән Камада тантаналы митинг 10:00 сәгатьтә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәл янында (Төзүчеләр проспектындагы 1 нче мәктәп каршында) башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз