news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Россия өчен уникаль булган шиннар заводы эшли башлады

Инновацион производствоны файдалануга тапшыру тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты

(Түбән Кама, 2 декабрь, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). Бүген Түбән Камада тантаналы шартларда Россия шин сәнәгате өчен уникаль Түбән Кама тоташ металлкорд шиннар заводы файдалануга тапшырылды. Тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия энергетика министры урынбасары Владимир Азбукин катнашты.
Иң элек кунакларны предприятие цехларында Германиянең «Continental» фирмасы технологиясе буенча җитештерелә торган яңа җиһазлар белән таныштырдылар. Яңа заводның продукциясе – тоташ металлкорд конструкцияле йөк машиналары һәм автобус шиннары сыйфат ягыннан дөнья брендларыннан калышмый. Яңа заводның директоры Әнвәр Вахитов Минтимер Шәймиевкә аңлатып үткәнчә, мондый шиннар әле Россиядә җитештерелмәгән – бу заманча таләпләргә һәм Халыкара стандартларга җавап бирә торган импортны алыштыручы продукт.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов хәбәр иткәнчә, компания бу проектка 500 миллион долларлык инвестиция керткән һәм аны кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырган. Генераль директор ышандырганча, биредә эшләп чыгарылачак шиннарның сыйфаты һәм саны Россия автомобиль сәнәгате ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерәчәк.
Владимир Азбукин искәртеп үткәнчә, 17 ноябрьдә Түбән Камада узган киңәшмәдә РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин Россиядә нефть химиясен үстерү буенча җитди бурычлар куйды. Министр урынбасары фикеренчә, бүгенге вакыйга куелган бурычларны ничек хәл итәргә кирәклегенә ачык мисал булып тора. Әлеге завод Россия автомобиль сәнәгатендәге проблемаларның берсен хәл итәргә ярдәм итәчәк. В.Азбукин республика һәм “Татнефть” җитәкчелегенә тармакка даими игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында гамәлдәге производстволарны модернизацияләү һәм яңаларын булдыру кирәклегенә басым ясады. Россия Президенты Дмитрий Медведев үзенең Юлламасында билгеләп үткәнчә, инновацион үсештән башка көндәшлеккә сәләтле икътисад, димәк, конкурентлыкка сәләтле дәүләт тә була алмый, диде Татарстан башлыгы. Аның сүзләренә караганда, республика әлеге бурычны хәл итүгә үз вакытында алынды. Бу икътисади кризисны исән–имин кичерергә һәм киләчәккә ныклы нигез булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Минтимер Шәймиев соңгы елларда Түбән Камада полипропилен һәм полистирол җитештерелә башлавын, ә “Татнефть”нең яңа нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзүен искәртте. Шул рәвешчә Татарстан нефтен эшкәртү проблемасы хәл ителә һәм бер үк вакытта чималны тирәнтен эшкәртү хакында да сүз бара, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Тантана ахырында ТР Президенты яңа заводны төзүдә катнашучыларга Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100